31 нче март көнне Сәләтле балалар мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләре волейбол ярышының финал этабы узды. Ярышта үз зоналарында 1-2нче урынны алган сигез команда үзара көч сынаштылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Сәләтле балалар мәктәбе 4нче, Тимершык урта мәктәбе 3 нче, К.С.Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе 2 нче һәм Югары Симет урта мәктәбе 1 нче урынны яуладылар.Командаларга мәгариф идарәсе җитәкчесе И.Ф.Шакиров грамота һәм акчалата бүләк тапшырды. Югары Симет урта мәктәбе командасы икенче ел рәттән күчмә кубокка ия булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!!!