Байлар Сабасының “Шатлык” балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Хабибрахманова Әлфия Мөбарәкҗановнага – 55 яшь.
Хөрмәтле Әлфия Мөбарәкҗановна!
Сезнең гомер мизгелегезнең иң матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, иман байлыгы, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез.
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшең бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен көннәрегез
Бәхетегез булсын гомерлек.
Тирән ихтирам белән мәгариф идарәсе һәм район профсоюз комитеты