Хөрмәтле Гөлшат Нәҗиповна!
Киләчәк тормышыгыз якты, юлларыгыз ак, сәламәтлегегез ныклы булсын. Әхтәм абый белән әле күп язларны бергә каршылырга, җәйләрдә болын чәчәкләрен бергә иснәргә, көзләрнең муллыгын бергә татырга, кышларның аклыгын бергә күрергә, оныкларның шат тавышларын бергә ишетергә язсын!
Олы бәйрәм белән тәбриклибез
55 яшең тулган көнеңдә,
Бәхет, шатлык, ныклы сәламәтлек
Юлдаш булсын алгы көнеңдә.
Зур сәләтен, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен.
Изгелегең, игелегең
Гомергә сүрелмәсен.
Гаиләдә матур тормыш
Гел шулай дәвам итсен.
Кайгы-хәсрәт дигән нәрсә
Сезне читләтеп үтсен.
Теләкләрнең иң изгесе сиңа
Котлауларның иң-иң кайнары,
Тулса тулсын әйдә 55 яшь,
Кимемәсен генә дәрт-дәрман.
Авырмыйча озак еллар яшә,
Һәммәбездән сиңа шул фәрман!
Иң изге теләкләр белән мәгариф идарәсе, профсоюз комитеты.
|