27нче март көнне Мәгариф хезмәткәрләре арасында баскетбол ярышының муниципаль этабы булды. Биредә үз зоналарында беренче һәм икенче урынны алуга ирешкән 8 команда үзара көч сынаштылар. Командаларның осталыклары елдан-ел арта. Барысы да ныклы хәзерлекле һәм җиңүгә булган омтылышлары көчле. Ярыш нәтиҗәләре:
Шулай итеп, күчмә кубок сәләтле балалар мәктәбенә тапшырылды.
Барыгызны да котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык, һәр эшегездә уңышлар теләп калабыз! Спорт белән дус яшәгез!