8 нче гыйнвар көнне Тимершык урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренен баскетбол ярышы булып үтте. Финалда үз зоналарында 1-2 нче урын алган 8 команда катнашты. Ярышны Кыш бабай белән кар кызы үзенең матур җырлары белән башлап җибәрделәр. Командалар матур һәм күңелле уеннар күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын- К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат мәктәбе
2 нче урын- Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты
3 нче урын- Саба гимназиясе
4 нче урын- Тимершык урта мәктәбе
Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф. грамота, акчалата бүләк һәм баскетбол туплары тапшырды.