26-27 нче май көннәрендә хезмәт коллективлары арасында өстәл теннисы буенча район этабы булып үтте. Әлеге ярышта үз зоналарында алдынгы урыннарны алуга ирешкән унсигез команда катнашты. Әлеге этапта мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, Шәмәрдән лицее, Кибәче урта мәктәбе, Саба гимназиясе, “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” командалары да бик актив катнаштылар. Нәтиҗәләргә килгәндә, Саба гимназиясе беренче, “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” командасы өченче урынны алуга иреште. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!