25 нче июнь көнне мәктәп тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте. 303 егет-кызның 23енә укуны “гел бишле”гә генә тәмамлаган өчен махсус аттестатлар бирелде, аларга киләчәктә РФнең медале тапшырылачак.. Чыгарылыш сыйныф укучыларына белем турында беренче документларын – аттестатны сыйныфташлары, әти-әниләре каршында гына түгел, район халкы алында тапшырдылар. Укучыларны район хакимияте башлыгы, район мәгариф бүлеге начальнигы, класс җитәкчеләре, ата-аналары котлады. Спортта яхшы күрсәткечләргә ирешкән, районның мәдәни тормышында кайнаган укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Чыгарылыш кичәләре әле мәктәпләрдә дә дәвам итәчәк. Укучыларны алда сикәлтәсез тигез юллар, яхшы остазлар, зур җиңүләр көтсен. Ак юл сезгә, яшьләр!