Бөек Җиңунең 69 еллыгын каршылаган көннәрдә 7 нче май көнне Сабабаш төп мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннарының очрашуы булды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шарафиев Т.Г., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакиров И.Ф. катнаштылар һәм ветераннарны Җиңүнең 69 еллыгы белән котладылар.
Ветераннар һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар, истәлеккә фотога төштеләр.