6 нчы октябрь көнне Казанда “Баскет-холл” бинасында Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана булып узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов мөгаллимнәргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Районыбыз делегациясе составында нәтиҗәле эшләүче мәктәп директорлары, урынбасарлары, балалар бакчасы мөдирләре, фән укытучылары, тәрбиячеләр, ветеран укытучылар катнашты.